Нишләргә?
Ике үткәргеч алыгыз, берсен өстәл уртасындагы элемтә мәйданчыгына, икенчесен дугасыман урнашкан җиде өстәмә мәйданчыкның берсенә тоташтырыгыз.үткәргечләрнең икенче башлары белән агач, кәгазь яки пластмасса кисәгенә кагылыгыз. Берәр төрле үзгәреш сизәсезме? Хәзер металл предметка кагылыгыз яки үткәргечләрне бер-берсенә тидерегез. Бу юлы нинди үзгәрешләр сиздегез? Үткәргечләрнең буш очларын бармакларыгыз белән тотыгыз (курыкмагыз, бу куркыныч түгел, ток сукмас!) һәм аларны төрле көч белән кысыгыз. Бу вакытта нәрсә сизәсез?