Ничек аңлатырга?
Сез предметта яки учыгызның икенче ягында күрә торган ак яктылык өч яктырткычтан килә торган кызыл, зәңгәр һәм яшел төсләрнең кушылмасыннан тора. Сезнең кулыгызның күләгәсе төшкәндә ул әлеге яктылык агымнарының берсен, икесен яки өчесен дә каплый. Бер генә төсне каплагана, калган ике төс кушылып, башка төс барлыкка китерәләр. Мәсәлән, зәңгәр яктылыкны каплагыз. Төшә торган күләгә кызыл һәм яшел төсләрдән тора. Алар кушылып, сары төс бирә. Кешенең төсләр күрүе күз челтәр катлавында спектрның кызыл, яшел һәм зәңгәр участокларына җавап бирә торган сизгер рецепторларның өч төре булу белән бәйле.