Конвекцион агымнар
Нишләргә?
Төймәгә басып, сыемдагы җылыту элементын кабызыгыз. силикон майда ниләр барганын күзәтегез, проекцияләүче экранга карагыз.
Ничек аңлатырга?
Сыеклыклар җылына барган саен киңәя һәм авырлыгы сакланган хәлдә зуррак күләм алып тора. Җылы сыеклыкның тыгызлыгы салкын сыеклыкныкына караганда азрак булу сәбәпле, ул өскә күтәрелә. Бу экспонатта металл җылыткыч җылылык энергиясен әйләнә-тирәдәге сыеклыкка тапшыра. Җылынган сыеклык, салкынрагына урын биреп, өскә күтәрелә. Җылы һәм салкын сыеклык чигендә турбулент болганышлар барлыкка килә. Сыем аша узучы яктылык барлыкка килгән болганышларда таралу юнәлешен даими рәвештә үзгәртә һәм экранның бер өлкәсен күбрәк, икенчеләрен азрак яктырта. Экранда кыяфәтләре үзгәреп торучан ачык һәм караңгы өлкәләр күренә.
Made on
Tilda