Ничек аңлатырга?
Сез маховикны әйләндергәндә, генератор электр эшләп чыгара. Ток, чорналма (кәтүк) аша үтеп, аны электромагнитка әверелдерә. Маховикны әйләндерүне туктаткач, чорналма үзенең магнит үзлекләрен югалта. Маховикны никадәр кызурак борсагыз, лампа да шулкадәр якты булыр, магнитның тарту көче дә шулкадәр көчлерәк булыр. Даими магниттан аермалы буларак, электр магнитының көчен аның аша уза торган электр тогы көчен үзгәртү юлы белән җиңел үзгәрергә мөмкин.