Ничек аңлатырга?
Өстәлдән чыккан һава агымы оча торган объектны югарыга күтәрә. Объект һава агымында торырлык һәм озак вакыт дәвамында очарлык итеп ясалырга, ягъни кирәкле аэродинамик үзлекләргә ия булырга тиеш.
Аэродинамика фән буларак унҗиденче гасырга барып тоташа, ләкин аэродинамик законнар кешеләр тарафыннан мең еллар дәвамында файдаланылган. Җил көче җилкәнле көймәләрдә һәм җил тегермәннәрендә кулланылган, ә очыш тасвирланышлары һәм сурәтләре кешелек тарихы дәвамында очрый, мәсәлән, Дедал һәм Икар турындагы борынгы грек риваятендә.