Ничек аңлатырга?
Көзгене сыгылдырып, сез бөтен яктылык нурларын фокус ноктасы дип йөртелә торган бер урында - параллель яктылык нурлары көзгедән чагылганнан соң очрый торган ноктада туплый аласыз. Чагылдыру өслеге парабола рәвешендә бөгелгән көзгеләрне еш кулланалар. Аларны, мәсәлән, Ньютон системасы телескопларында кулланалар. Автомобиль фараларының, прожекторларының чагылдыргычлары шулай ук параболик өслеккә ия. Алардагы лампалар фокуста урнаштырыла, шуңа күрә параболик өслектән чагылганнан соң яктылык нурлары параллельгә әйләнә.