Ничек аңлатырга?
Сез педальләрне әйләндергәндә, сезнең мускуллар энергиясе тәгәрмәчнең әйләнү энергиясенә әверелә. Яхшы әйләндереп җибәрелгән зур тәгәрмәч озак вакыт әйләнүен дәвам итә һәм электр генераторы роторын әйләнешкә китерә. Шулай итеп, әйләнә торган тәгәрмәчнең механик энергиясе электр энергиясенә әверелә. Өстәл өстендәге электр приборларын тоташтырганнан соң, электр энергиясен куллану, димәк, әйләнүче тәгәрмәчтән механик энергияне алу арта, ул үзенең әйләнү тизлеген киметәчәк һәм, ахыр чиктә, туктаячак.