Җылылык насосы
Нишләргә?
Маховикны берара әйләндереп торыгыз, аннары өстәлнең ике ягындагы чорналмаларның һәркайсына кагылыгыз. Аларның кайсысы җылырак? Манометрларның күрсәтукчләрен чагыштырыгыз. Нәрсә күрдегез?
Ничек аңлатырга?
Маховикны әйләндергәндә, сез газны компрессор (хладагент) ярдәмендә кысасыз һәм аны уң яктагы бакыр чорналмага тутырасыз. Бу чорналмада кысылу аркасында җылынган газ үз җылылыгын атмосферага бирә һәм сыеклыкта туплана. Сул яктагы чорналмада барлыкка килгән сыеклык иркенләп киңәергә мөмкин, һәм киңәйгән саен, ул газга әверелә һәм сул чорналманы суыта. Сул чорналмадан газ яңадан компрессорга керә. Бу җайланма җылылык насосыннан гыйбарәт, ул, мәсәлән, суыткычларда кулланыла.
Made on
Tilda