Ничек аңлатырга?
Энергия - ул материянең эш башкару сәләте. Энергетик ресурс - ул яшәешне саклауга ярдәм итә, җылылык җитештерә, механизмнарны һәм машиналарны хәрәкәткә китерә, электр генерацияли ала торган әйбер. Энергияне саклый торган материал ягулык дип атала.
Бүген без куллана торган энергиянең күп өлеше казылма ягулыклардан (тупланган кояш энергиясе): нефть, табигый газ, ташкүмердән алына.