Яктылык утравы
Нишләргә?
Эшләтеп җибәрү төймәләренең берсенә басыгыз. Яктылык нурын үзәк яктылык чыганагы тирәсендә эшләтеп җибәрү өчен, чагылдыргычлар кулланыгыз.
Төсләрне катнаштырып карагыз.
Сары яктылык чыгара аласызмы?
Ак яктылыкны төсләргә тарката алырсызмы?
Яктылык нурларын бер ноктага туплый аласызмы?
Ничек аңлатырга?
Төрле предметлар ярдәмендә сез яктылык таралу белән идарә итә аласыз. Линзалар, көзгеләр, призмалар һәм фильтрлар кулланып, сез яктылыкны бөгә һәм чагылдыра, аны төрле спектраль төсләргә аера яки билгеле бер төсләрне фильтрлый аласыз.
Ак яктылык төрле төсләр катнашмасыннан гыйбарәт. Призма аша үткәндә, ул кызыл, кызгылт сары, сары, яшел, күк, зәңгәр һәм шәмәхә төсләргә бүленә. Бу күренеш "төсләр дисперсиясе" дип атала. Дисперсиянең иң билгеле күренешбулып салават күпере тора.
Made on
Tilda