Ничек аңлатырга?
Ничек кенә сәер булмасын, кечкенә цилиндр, ике цилиндрның да авырлыгына караганда, үзеннән-үзе авыррак тоела! Ике цилиндрны да күтәрә башлагач, сез аларның уртак авырлыгының кечкенә цилиндр авырлыгына караганда зуррак булыр дип уйлыйсыз. Сезнең миегез, астагы цилиндр кечкенәсена караганда шактый зур булгач, аларның суммар авырлыгы да, мантыйк буенча, күпкә зуррак булуы ихтималы турында сигнал җибәрә. Ләкин чынлыкта астагы цилиндр җиңелрәк материалдан эшләнгән, шуңа күрә зуррак күләмдә булса да, аның авырлыгы өске кечкенә цилиндрга караганда кимрәк. Шулай итеп, баш миегез ялгышып сезне зуррак көч куярга әзерли, һәм сездә кечкенә цилиндрның авырлыгы ике цилиндрның уртак авырлыгыннан зуррак дигән иллюзия барлыкка килә.