Маятниклардан “елан”
Нишләргә?
Рычак ярдәмендә маятникларның бөтен рәтен сак кынатигезләнеш хәленнән чыгарыгыз.
Рычакның шул ук юнәлештә хәрәкәтен андагы маятникларның барысы да рычаг белән тоташкан панельдән бер үк вакытта шуып төшеп хәрәкәтләрен дәвам итәр дәрәҗәгә хәтле дәвам итегез.
Нәтиҗәне игътибар белән күзәтегез.
Ничек аңлатырга?
Һәр маятникның тирбәнү чоры ул бәйләнгән бауның озынлыгына бәйле.
Йөкләр бер-берсенә бәйсез рәвештә тирбәлсәләр дә, маятникларның билгеле бер озынлыгын сайлап алганда, алар бергә "елансыман" дулкынлы хәрәкәт картинасын барлыкка китерәләр.
Берничә чордан соң рәсем тәртипсез төскә керә, ә аннары торган саен оешканрак була бара: «елан» әйләнеп кайтатагын барлыкка килә һәм цикл кабатлана. Мондый картина маятникларның нинди дә булса вакыт аралыгындагы тирбәнешләре саны маятниктан маятникка (мәсәлән, әлеге экспонаттагы кебек, бер берәмлеккә) үзгәрә торган бөтен саннар рәте тәшкил иткәндә күзәтелә.

Made on
Tilda