Менделеевның периодик таблицасы
Нишләргә?
Химик элементның үзлекләре һәм характеристикалары турында белү өчен, таблицадагы аны билгеләүче шакмакка кагылыгыз. Үзара химик реакцияләргә керәләрме-юкмы икәнлекне белер өчен, төрле элементлар белән экспериментлар үткәрегез. Моның өчен тикшерелә торган элементларны химик кушылма төзү өлкәсенә күчерегез. Кайбер элементлар бер-берсе белән реакциягә кермиләр, икенчеләре төрле матдәләр барлыкка китерәләр. Су, тоз, углекислый газ ясап карагыз.
Ничек аңлатырга?
Химик реакция бер яки берничә башлангыч матдә (реагент) башка матдәләргә әверелгән процесстан гыйбарәт.
Матдәләр - я химик элементлар, я аларның кушылмалары. Химик реакция атомнарның төшен үзгәртми, ләкин аларның электрон тышчаларын үзгәртеп кора һәм нәтиҗәдә төрле матдәләр барлыкка китерә.
1869 елда рус химигы Дмитрий Менделеев, химик элементларны атом массасы буенча тәртипкә китереп, периодик таблицаны эшли башлый. Ул башка элементларның табылуын алдан әйтә һәм аларны соңрак өстәргә дип, таблицада буш шакмаклар калдыра.

Made on
Tilda