"Энергия үзгәрүе" кинетик скульптурасы
Нишләргә?
Шарларны инсталляциянең иң югары ноктасына күчерү өчен тотканы борыгыз.
Треклар буенча хәрәкәт итүче шарларны һәм аларның хәрәкәте вакытында эшли башлаучы төрле механизмнарны күзәтегез.

Ничек аңлатырга?
Кинетик скульптура берничә трек (тар юл) белән тәкъдим ителә, алар буенча төрле юнәлешләрдә һәм төрле югарылыкларда шарлар иң өске ноктадан алып трек азагына кадәр тәгәриләр. Үз юлларында шарлар аларның хәрәкәт тизлегенә һәм юнәлешенә йогынты ясый торган төрле җайланмалар белән тәэсир итешәләр. Треклар буйлап тәгәрәп төшүче шарлар кулланучының күңелен яулый һәм мавыктыра, энергияне сәнгатьле һәм мавыктыргыч итеп үзгәртү ысулларын күрсәтә.
Made on
Tilda