Вакыт хисен тоемлау
Нишләргә?
Төймәгә басыгыз һәм яктылык диодлары, дуга буйлап хәрәкәт итүче яктылык табы барлыкка китереп, бер-бер артлы кабыначак. Берникадәр вакыттан соң бу тап яктыртмый башлаячак. Яктылык табының тигез тизлек белән хәрәкәт итүен күздә тотып, ике телдән торган күрсәткечкә кайчан җитәчәген алдан белеп карагыз һәм тиешле вакытта төймәгә басыгыз. Вакыт интервалын ни дәрәҗәдә төгәл белә алуыгызны бәяләгез.
Ничек аңлатырга?
Вакыт хисе субъектив. Кайчакта вакыт бик тиз оча, ә кайчак ул әкрен генә сузыла кебек тоела. Безнең вакытны тоемлау хисе - ул психологик эффект кына түгел. Галимнәр кешеләрнең баш мие эшчәнлеге белән бәйле вакыт хисен тоемлауны җайга сала торган берничә үзара тәэсир итешүче системалары бар дип фаразлыйлар. Тикшеренүләр шулай ук хайваннарның күп төрләрендә вакыт хисе аларның күләме белән турыдан-туры бәйле булуын күрсәтә. Кагыйдә буларак, хайван никадәр кечкенәрәк һәм аның метаболизм тизлеге никадәр югарырак булса, аның вакыты шулкадәр акрынрак бара.
Made on
Tilda