Арканлы катапульт
Нишләргә?
Бау боҗрасын хәрәкәтләнергә мәҗбүр итәр өчен двигательне борыгыз! Боҗраның хәрәкәт юнәлешен үзгәртү өчен, дискны бераз борып карагыз.
Сез элмәкнең формасын кул белән яки бирелгән предметларның берсе ярдәмендә үзгәртә аласыз. Әгәр шнур кысылса яки ул буталса, тагын иркен хәрәкәт итә алсын өчен аны тигезләгез.
Күзлек киеп йөрүчеләргә сак булырга кирәк!
Ничек аңлатырга?
Двигательнең тешле тәгәрмәче (шкифы) бауны билгеле бер почмакта горизонтка таба читкә алып ыргыта, шулай итеп, бауның тышка ыргытылган һәм кысылып калган өлешләре арасында тартылу тудыра. Бу бауга тартылган кылныкы кебек сыгылмалылык бирә. Моның шулай икәнлегенә бау боҗрасына кул белән кагылып сизәргә мөмкин. Бау хәрәкәт иткәндә аңа төрле көчләр тәэсир итә, шуларның иң мөһиме - гравитация. Траекториянең аскы өлешендә боҗра хасил итүче бау, двигательнең тешле тәгәрмәче белән эләктереп алына һәм, теште тәгәрмәч тарафыннан көч тәэсирендә хәрәкәт итеп, яңадан өскә ыргыла. Үзәктән кудыру көчләре йогынтысы астында килеп чыккак тартылу көчләре бауга катылык һәм сыгылмалылык бирә.
Made on
Tilda