Терәкле үлчәү (бизмән)
Нишләргә?
Терәкле үлчәүгә (бизмәнгә) әйләнү күчәренең йөккә карата икенче ягына басыгыз һәм, үлчәү тигезләшкәнче акрын гына ераккарак китегез.
Шкалада якынча авырлыгыгызны билгеләгез.

Ничек аңлатырга?
Бу терәкле үлчәү һәр ике яктагы авырлыкларны чагыштыра. Якларны аерып торучы күчәргә якынрак килгән саен, сезнең авырлыгыгызның үлчәүгә тәэсире дә шулкадәр азрак.
Бизмән үлчәүләр терәк кануны дип аталучы законны күрсәтә. Әлеге закон буенча, үлчәнүче объектның күчәргә кадәр ераклыгына тапкырланган авырлыгы каршы яктагы йөкнең күчәргә кадәр ераклыгына тапкырланган авырлыгына тигез. Бу механизмның иң борынгы үрнәкләренә 5000 елдан артык дип исәпләнелә. Терәк канунын безгә кадәр килеп җиткән рәвештә Архимед формалаштырган.
Made on
Tilda