Җылылык күрсәткеч
Нишләргә?
Экранда сез тәнегезнең җылылык сурәтен күрәсез. Учларыгызны бер-беренә ышкыгыз һәм экранда вакыт узу белән аларның төсләре ничек үзгәрүен күзәтегез. Температуралары төрле булган ике металл дискка учларыгызны куеп карагыз. Учларыгызны җылылык күрсәтү камерасына таба юнәлтегез. Экранда нәрсә күрәсез?
Өстәл өстендәге дисклар ярдәмендә фигуралы металл детальләрне җылытыгыз яки суыртыгыз. Аларны ике-өч секундка үз гәүдәгезнең ачык өлешләренә куеп, төснең үзгәрүен экранда күзәтегез. Монитор экранында үзгәрешләрне күзәтеп, битлекләр һәм төрле материаллар белән экспериментлар үткәрегез!
Ничек аңлатырга?
Теләсә кайсы әйбернең җылытылган өслеге спектрның күзгә күренми торган инфракызыл өлкәсендә электр магнит нурланышын тарата. Аны җылылыкка сизгер камера ярдәмендә табарга һәм тикшерергә мөмкин. Күзәтүне уңайлы итү өчен, мәгълүматлар сурәткә әверелә, ул төсләр ярдәмендә экранда температура бүленешен чагылдыра.
Термография фәнни тикшеренүләрдә, техникада, медицинада һәм кеше эшчәнлегенең башка өлкәләрендә киң кулланыла. Температураны ерактан үлчәү инфекцияләр таралуны булдырмый калырга, биналарда һәм корылмаларда җылылык югалтуларын контрольдә тотарга, металлургиядә металл параметрларын үлчәргә һ.б. ярдәм итә.
Made on
Tilda