Гравитацион узышлар
Нишләргә?
Сез әйләнә торган өстәл буйлап дисклар тәгәрәтә аласызмы? Өстәлне әйләндерә башлар өчен төймәгә басыгыз. Төрле объектлар белән экспериментлар үткәрегез һәм аларның хәрәкәт траекторияләренә игътибар итегез.
Ничек аңлатырга?
Өстәл әйләнгәндә үзәктән ерактарак урнашкан нокталар, үзәккә якынракларына караганда, күбрәк орыну тизлеге белән хәрәкәт итәләр. Ягъни, үзәктән перифериягә күчә торган предмет өстәмә тизлек ала, ә аның траекториясе кыегая. Бу Кориолис эффекты дип атала. Өстәлнең үзендә булган предмет хәрәкәтенә йогынтысын исәпкә алу өчен, әлеге предметны хәзерге вакытта хәрәкәтләндерүче барлык көчләргә Кориолис көчен өстәргә кирәк. Җирнең әйләнүе атмосферадагы һава хәрәкәтенә дә шундый ук йогынты ясый. Менә ни өчен сез космостан төшерелгән сурәтләрдә еш кына болытларны бөтерелгән сыйфатта күрәсез.
Made on
Tilda