Вакуумда аска төшү
Нишләргә?
Нәрсә аска тизрәк төшәр, каурыймы, әллә агач шармы?
Башта бу тәҗрибәне эчендә һава булган торбада башкарыгыз. Торбаны һава бела белән тутыру өчен, зәңгәр төймәгә басыгыз, приборның угы шкаланың зәңгәр секторына барып җиткәнне көтегез. Аннары торбаны әйләндереп алыгыз да әйберләрнең төшүен күзәтегез.
Вакуумда тәҗрибәне күзәтү өчен, кара төймәгә басыгыз, прибор угы шкаланың кара секторына барып җиткәнче көтеп торыгыз һәм торбаны әйләндерегез. Нәрсә була?


Ничек аңлатырга?
Каурый да, шар да төшкәндә һава каршылыгын җиңәргә тиешләр. Каршылык торба эчендәге һава молекулаларының предмет өслеге белән үзара тәэсир итешүе аркасында килеп чыга.
Ике предмет та һава белән тулган торбада төшкәндә, һава каршылыгы каурыйны шарга караганда ныграк акрынайта. Бу күренеш каурый өслегенең үз авырлыгына мөнәсәбәте шарныкына караганда шактый күбрәк булганлыктан килеп чыга.
Без насосны эшләтеп җибәргәч, һаваның күпчелек өлешен чыгарабыз, нәтиҗәдә, көпшәдәге һава каршылыгы бөтенләй диярлек юкка чыга. Ике объект та хәзер бертөрле тизләнеш белән төшә һәм бер үк вакытта төпкә җитә.

Made on
Tilda