Су тамчысын фотога төшерү
Нишләргә?
Гаҗәеп мизгелне тотып калыгыз! Икенче (+) һәм өченче (-) төймәләргә басып һәм сулдагы цифрлы индикатор күрсәткечләрен тикшереп, фотокамераның төшерү мизгелләре арасында вакыт интервалы урнаштырыгыз. Су тамчысын формалаштыру һәм таму процессында аның фотосурәтен ясау өчен, кабынып-сүнеп торучы төймәгә басыгыз. Су тамчысын гына түгел, ә аның фонында үз йөзегезне дә фотога төшерү өчен уң яктагы тәрәзәчеккә карагыз.
Ничек аңлатырга?
Фотосессияләр, үлчәүләр яки югары тизлектә сурәткә төшерү өчен еш кына вакыйганы билгеле бер вакытта язу өчен старт сигналын (триггерны) кулланырга кирәк була. Триггер белән язма башлану арасындагы вакыт бәйләнеше синхрон яки тоткарлыклы булырга мөмкин. Бу тоткарлыкның дәвамлылыгын электрон рәвештә көйләргә мөмкин. Төшерелә торган фотографиянең кискенлеге, камера затворының тизлегенә караганда, кабыныш тизлегенә күбрәк дәрәҗәдә бәйле булуы билгеле.
Made on
Tilda