Ничек аңлатырга?
Су белән тутырылган сферасыман формадагы үтә күренмәле савыт - кабарынкы линза. Линзаның сфера үзәге аша уза торган туры сызыкта ята торган ике фокус ноктасы бар, алар - һәр якта берәр. Бер яктан параллель яктылык нурлары белән линзаны яктыртсаң, алар икенче яктан фокуста кушылачак. Кояш нурлары параллель диярлек. Предметтан чагылган яктылык нурлары, линзага эләккәндә һәм аннан чыкканда сыналар һәм аннан чыкканда яңадан сыналар. Экранда кушылып, алар сурәт ясыйлар.